Төрле кәеф күбәләге. Көйсез. Үзем кебек…

Төрле кәеф күбәләге. Көйсез. Үзем кебек.
Күз яшеннән күшеккәндә канатлары,
Күңелемне күләгәдән саклаганда
Миңа — гөнаһ… Сиңа — савап бары!..

Нишләтим соң кәеф күбәләген?!.
Аңа җир дә, күк тә — дөньясы тар…
Ак карларга гашыйк җанның чагылышын
Бары күңел көзгесендә күргәнем бар!..

«Бәллүр җаным!» дисең! Битлек өләшкәндә
Мин тилегә битлек җитми калган…
…Миндә мәхәббәт кәефе! Кичтән тәрәзәдә
Чәчәк тотып синең шәүләң калган!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт